Владимир Сальников: “Казанда узучы Россия чемпионатында яңа исемнәр ишетербез дип уйлыйм”

Владимир Сальников: “Казанда узучы Россия чемпионатында яңа исемнәр ишетербез дип уйлыйм”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Татарстан башкаласында үтүче турнирда катнашу өчен дүрт йөздән артык спортчы килде, алар медальләр өчен 42 дисциплинада ярышачак.

Бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты старт ала, ул 2021 елда Токиода узачак Олимпия уеннарында катнашуга нормативлар үтәү өчен квалификация ярышлары булып тора. Казандагы турнирга дүрт йөздән артык спортчы килде, алар медальләр өчен 42 дисциплинада ярышачак.

Бөтенроссия йөзү федерациясе (ВФП) президенты Владимир Сальников беренче ярыш көненең кичке программасы алдыннан узган матбугат конференциясендә әлеге чемпионат Олимпия уеннарына әзерлекнең мөһим этабы дип билгеләп узды. “Чыннан да, пандемия вакытында стартлар җитмәгәнлектән күпме күнекмәләр калды, спортчылар айлар буенча бассейнда шөгыльләнә алмадылар. Хәзер, әлбәттә инде, аларның ярышларда катнашып, үзләренең формага кайтуларын контрольдә тоту мөһим”, – дип билгеләп узды Владимир Сальников.

Быелгы чемпионатта катнашуга 461 йөзүче заявка биргән. Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты сүзләренә караганда, бу гадәттәгегә караганда күпкә кимрәк – кагыйдә буенча, төрле елларда турнирда 600-700 спортчы катнаша. Шулай да чемпионатта илнең 60 төбәгенең спортчылары тәкъдим ителгән. Моннан тыш, турнирда FINA су спорт төрләрен үстерү үзәгендә шөгыльләнүче чит ил спортчылары, шулай ук катнашуга рөхсәт алган Беларусь спортчылары чыгыш ясаячак. “Ярышлар ачык чемпионат статусына ия. Ул FINA календарендә расланган һәм спортчылар Олимпия уеннарына эләгү өчен нормативлар үти ала торган рәсми ярыш булып тора”, – диде Владимир Сальников.

Ул чемпионатта кайбер спорт йолдызларының катнашмавын билгеләп үтте. “Алай да чемпионат сүлпәнләнеп калыр дип уйламыйм. Мин яңа исемнәр ишетербез дигән фикердә”, – дип ассызыклап үтте йөзү федерациясе президенты.

Владимир Сальников Россия чемпионатының традицион рәвештә өченче тапкыр Казанда узуына игътибар итте. “Оештыру комитеты иң югары дәрәҗәдәге сынауларны узды – Универсиада, дөнья чемпионатлары. Әлеге команда һәрвакыт җиренә җиткереп эшли, һәр нәрсәне югары дәрәҗәдә башкара”, – диде ул.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов турнир башта яз көне уздырылырга тиешлеген, әмма, Олимпия уеннары кебек үк, башка вакытка күчерелүен искә төшерде. ТР спорт министрлыгы башлыгы ярышлар узачак Су спорт төрләре сарае төрле су чаралары уздыруда тәҗрибәсе барлыгын билгеләп үтте. Ул шулай ук Татарстанны турнирда 25 спортчы тәкъдим итәчәген хәбәр итте.

Коронавирус пандемиясе вакытында спортчыларның күнекмәләр үткәрү мөмкинлеге булсын өчен йөзү федерациясе хәленнән килгәннең барысын да эшләде дип сөйләде журналистларга Россиянең йөзү буенча җыелмасының баш тренеры Сергей Чепик. “Күнегүләрне 27 март көнне туктаттык, карантин ай дәвамында дәвам итте, кемнекедер күбрәк, кемнекедер бераз азрак. Соңрак без “Озеро Круглое” базасында һәм Волгоградта урнашкан йөзү федерациясе базасында, “Искра” клубында шөгыльләнү мөмкинлеге таптык. “Озеро Круглое” базасы хәлебезгә керде, без анда кем каян килүгә карап, 3-5 көн карантин уздык, аннары күнекмәләргә керештек, – дип билгеләп үтте Сергей Чепик. – Гомумән, теләге булганнарның шөгыльләнү мөмкинлеге булды. Федерация ягыннан ярдәм зур булды, аеручы оештыру мәсьәләләрендә”.

Казандагы чемпионатка булган планнары хакында Олимпия уеннары призеры, дөнья рекордсмены Антон Чупков сөйләде: “Тәнәфестән соң без үзебезнең гадәти эшебезгә керештек, әзерләндек, чемпионатка кадәр вакыт күп иде. Монда яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тырышачакбыз”.

Исегезгә төшерәбез, чемпионат Су спорт төрләре сараенда 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте