Йөзү буенча Россия чемпионатына билетлар сатуга чыкты

Йөзү буенча Россия чемпионатына билетлар сатуга чыкты
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

25-30 октябрь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда узачак йөзү буенча Россия чемпионатына билетларны  https://kassir.ru/ сайтында һәм Кассир.ру билет операторының Казандагы кассаларыннан алырга мөмкин. Су спорт төрләре сарае кассасында билетлар ярышлар башланырга берничә көн кала сатыла башлаячак.

50 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты – бу сезонда илнең төп старты. Быелгы ярышларга якынча 700 спортчы килер дип көтелә, шулай ук чит ил спортчыларына да катнашу рөхсәт ителә (100 кешедән артык түгел). Алар алты көн дәвамында 42 дисциплинада медаль уйнатачак.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) карары нигезендә, йөзү буенча Россия чемпионаты 2021 елның 23 июль – 8 август көннәрендә Токиода (Япония) узачак Олимпия уеннарында катнашуга нормативлар үтәү өчен квалификация ярышлары булып тора.

Ачылу тантанасы 25 октябрьдә сәг.17:45 узачак. Иртәнге сессия (9:00 башлана) билетлары 100 сум, кичке сессиянеке (25-30 октябрьдә – 18:00, 30 октябрьдә 17:00 башлана) 200 сум торачак.

14 яшькә кадәрге балаларга, пенсионерлар һәм күп балалы гаиләләргә, шулай ук йөзү бассейннары (фитнес-үзәкләрдән кала) абонементлары ияләренә ташламалар каралган. 6 яшькә кадәрге балаларга һәм халыкның льготалы төркемнәренә (1, 2, 3 төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре) керү бушлай булачак.

Игътибар! Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, объектка бары битлектән генә керергә рөхсәт ителә. Оештыручылар социаль дистанцияне үтәүне сорый, моннан тыш трибуналарда утырганда бер урынлык дистанция каралган.

Ярышларга килүчеләргә машина кую зонасы оештырылачак. Анда керү бушлай.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте