Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты тәмамланды

Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты тәмамланды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Чемпионатта 19 командадан 370 тән артык спортчы, Россия Федерациясенең 11 төбәге вәкилләре, шулай ук ​​Россия җыелма командасы (төп һәм яшүсмерләр командалары) һәм Беларусь Республикасы катнаштылар. Чемпионатта 67 волонтер ярдәм итте.

Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская чемпионатны югары дәрәҗәдә уздыруын билгеләп үтте.

«Казанга барганда, без барысы да яхшы булачагын беләбез. Иң мөһиме – синхрон йөзүнең гомуми дәрәҗәсе үсте. Әлбәттә, без озак еллар дәвамында беренче урыннар алабыз, ләкин төбәкләрнең дә куып җитүләрен теләр идек. Хәзер төбәкләр үзләрен җәлеп иттеләр дип әйтә алам, һәм бу бик яхшы!»

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының соңгы көнендә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Татьяна Покровскаяга “ТАССР төзелүгә 100 ел” медален тапшырды.

Татьяна Покровская Татарстан президенты белән очрашу турында: «Рөстәм Нургалиевич һәрвакыт җылы һәм уңай тәэсир калдыра. Һәркайда мәсьәләләр шулай тренерлар һәм балалар теләкләрен үтәп һәм спорт файдасына хәл ителүен теләр идем».

Россия синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Ольга Павлова Татарстанда синхрон йөзү үсеше турында уңай фикер әйтте.

«Без бүген Татарстанның спорт фәне үзәгенә әйләнүен телибез. Татьяна Покровская мәктәбе нигезендә үзебезнең иң яхшы фәнни тәҗрибәләребезне тупларга һәм комплекс фәнни төркем булдырырга телибез. Яңа ысуллар һәм яңа карашлар булдыра алырбыз дип ышанабыз. Без аларны Россиянең яшүсмерләр җыелма командасында сынап карыйбыз һәм аннан соң Татьяна Николаевна Покровская хөкеменә тапшырабыз».

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты тәмамланды, ләкин тиздән Казан Су спорт төрләре сараенда тагын бер мөһим ярыш үтәчәк. 24 нче апрельдән 29 нчы апрельгә кадәр Татарстан башкаласы йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк.

 «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО матбугат хезмәте