Казанда Махсус Олимпиада атлетлары катнашындагы инклюзив матч узды

Казанда Махсус Олимпиада атлетлары катнашындагы инклюзив матч узды
Басылган датасы:

Россия футбол берлеге Татарстан Республикасы буенча оештырган “Безнең егетләр” автойөгереше кысаларында Махсус Олимпиада атлетлары катнашындагы инклюзив матч узды. Атлетлар — хәрәкәт вәкилләре танылган футболчылар —Динияр Биләлетдинов, Руслан Пименов, Дмитрий Сычев, Дмитрий Хлестов белән уйнадылар. Уен алдыннан Россия җыелмасының экс-уенчылары яшь атлетлар белән кыска күнекмә уздырдылар һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

«Иң мөһиме, балалар уеннан ләззәт алсыннар, шулай ук футбол уены нигезләрен үзләштерсеннәр. Без бүген нәкъ менә шуның белән шөгыльләнәчәкбез дә», — диде Дмитрий Сычев.

Спортчылар алдында сәламләү сүзе белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов чыгыш ясады. «Бүген мәйданчыкта бөек уенчылар җыелган. Мондагы атмосфера «электр» белән сугарылган, яхшы командалар килгән. Сәламәтлекләре төрле дәрәҗәдә булган атлетлар белән матчлар үткәрү күркәм традициягә әйләнеп бара», — дип уртаклашты Ольга Павлова.

«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО матбугат хезмәте