Олег Матыцин: Татарстан Россиянең иң спортив төбәкләренең берсе итеп лаеклы рәвештә танылды

Олег Матыцин: Татарстан Россиянең иң спортив төбәкләренең берсе итеп лаеклы рәвештә танылды
Басылган датасы:

Бүген 100tatarstan.com проекты кысаларында “Казан – су спорты төрләренең тартылу һәм үсеш үзәге” дигән панель дискуссия узды, анда РФ Спорт министры Олег Матыцин чыгыш ясады.

Сәламләү сүзендә РФ спорт министры республиканы бер гасырлык юбилее белән котлады һәм спорт үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте: “Дөньяда пандемия булуына карамастан, монда яңа спорт объектларын торгызу темплары акрынаймавын күрү шатлыклы. Татарстан яңа йөзү бассейннары, хоккей сарайлары һәм футбол манежлары ача. Татарстан Россиянең иң спортив төбәкләренең берсе итеп лаеклы рәвештә танылды”.

Халыкара йөзү федерациясе (FINA) Президенты Хулио Маглионе республика белән халыкара спорт чаралары уздырганда күптәнге нык хезмәттәшлекне билгеләп үтте һәм республиканың спорт өлкәсендәге казанышлары өчен рәхмәт әйтте: “FINA Татарстан һәм Россиягә һәрьяклап ярдәм күрсәтер дип уйлыйм, чөнки сез – FINAның иң әһәмиятле партнерларының берсе, шулай ук безнең тугры дусларыбыз”.

Дискуссиянең спикерлары булып шулай ук Американың FINA вице-президенты һәм FINA үсеш программалары бюросы кураторы Дейл Ньюбергер, Европа йөзү лигасының (LEN) операцион эшчәнлек буенча директоры  Марко Бири, синхрон йөзү буенча FINA техник комитеты рәисе Лиза Шот, FINA тренерлар комитеты рәисе Грэхем Хилл, ТР Спорт министры Владимир Леонов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россия синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Ольга Павлова, РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Синтез Казан” ватерпол клубы президенты Ирек Зиннуров, сәяси фәннәр докторы, “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе” ректоры Йосыф Якубов чыгыш ясады. Очрашуның модераторы “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО директоры урынбасары, Казандагы FINA үзәге җитәкчесе Ранко Тепавчевич иде.

Сессия катнашучылары тулаем алганда, су спорт төрләре, аерым алганда, Казандагы Халыкара FINA үзәге, синхрон йөзү, су полосының алдагы үсеш юлы һәм су спорт төрләре буенча кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алышты. Шулай ук спикерлар бу тема буенча халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлеккә дә кагылып уздылар.

Татарстанда су спорт төрләренең популярлыгы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм 2015 елда узган су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионатының мирасы, шулай ук су спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен матди-техник база булдыру буенча төбәк җитәкчелегенең максатчан эше нәтиҗәсе булып тора. Хәзерге вакытта республика яшәүчеләре өчен 237 йөзү бассейны хезмәт күрсәтә, шуларның 16 Олимпия стандартларына туры килә. Су спорт төрләре белән 30 меңнән артык бала шөгыльләнә. Россиянең су спорт төрләре буенча җыелмасына Татарстанның 56 спортчысы керә.

“Хәзерге вакытта республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә заманча йөзү инфраструктурасы эшли. Бассейннар белән тәэмин ителеш проценты 20,83% тәшкил итә, бу тулаем алганда ил буенча бермә-бер югарырак (9,9%). Гомумән алганда, ил буенча 1 бассейнга 32 мең кеше туры килсә, республикада 1 бассейнга – 17 мең кеше туры килә. Бер үк вакытта безнең бассейннарга 5 меңгә якын татарстанлы йөри ала”, – дип уртаклашты статистика белән Владимир Леонов сессия барышында.

Алдагы елларда Казанда узачак түбәндәге зур халыкара спорт вакыйгалары фикер алышу темасын тагы да актуальрәк итә:

– 2021 елгы йөзү буенча Европа чемпионаты һәм 2024 елгы су спорт төрләре буенча Европа чемпионаты;

– 2022 елда узачак кыска суда йөзү буенча FINA дөнья чемпионаты һәм 2025 елдагы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты.

Исегезгә төшерәбез, “100% Татарстан” онлайн-чарасы – гражданнарны, бизнес, хакимият вәкилләрен һәм алдынгы экспертларны берләштергән, һәм алар Татарстанның киләчәк стратегик үсешенең төп темалары турында ачыктан-ачык фикер алыша торган интеллектуаль эшлекле киңлек. Эшлекле программа панель дискуссияләрне, фикер лидерларының турыдан-туры эфирларын, интервьюларны һәм мастер-классларны, икътисадта стратегик инициативалар анонсларын үз эченә ала. Чара 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр 100tatarstan.com мәйданчыгында уза. Бар дөнья катнашучылары да трансляцияләргә тоташып, экспертларга сораулар бирә һәм реаль вакыт режимында оператив рәвештә җаваплар ала ала.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте