Мартин Малютин 200 метрны ирекле стиль белән йөзүдә җиңү яулады, Дарья Васькина 100 метрны аркада йөзүдә “алтын” алды

Мартин Малютин 200 метрны ирекле стиль белән йөзүдә җиңү яулады, Дарья Васькина 100 метрны аркада йөзүдә “алтын” алды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген йөзү буенча Россия чемпионатында Омск өлкәсе йөзүчесе Мартин Малютин 1:46.10 нәтиҗәсе белән 200 метр араны ирекле стиль белән йөзү  дистанциясендә алтын медаль яулады.

Кичә, беренче ярыш көнендә, 400 метр араны ирекле стиль белән йөзү  дистанциясендә спортчы финишка иң соңгысы булып килгән иде. “Бүген җиңелрәк булды, тернәкләндем. Шулай да 200 м – минем иң яраткан дистанциям, кичә авыррак иде”, – дип сөйләде Мартин Малютин үз чыгышыннан соң. Омск спортчысы чемпионатта үз чыгышын тәмамлады. “Бүген өйгә очам, авырудан соң тернәкләнәчәкмен, аз-азлап күнекмәләр ясаячакмын, формага кайтырга тырышачакмын”, – дип уртаклашты үз планнары белән Россия чемпионы.

200 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә финишка икенче булып Мәскәү спортчысы Михаил Довгалюк (1:46.16) килде, ә Санкт-Петербург егете Александр Щеголев (1:46.57) өченче булды.

Хатын-кызлар арасында 50 метр араны брасс белән йөзүдә җиңүне Санкт-Петербург кызы Евгения Чикунова (31.05) яулады. Көмеш медальгә тагы бер Санкт-Петербург вәкиле Мария Темникова (31.66) ия булды. Түбән Новгород спортчысы Елена Богомолова (31.76) бронза призер буларак танылды.

100 метр араны аркада йөзү дистанциясендә Мәскәү кызы Дарья Васькина (1:00.16) иң җитезе булып чыкты. Икенче нәтиҗәне Санкт-Петербургтан килгән Александра Курилкина (1:01.34) күрсәтте. Финишка өченче булып Мәскәү спортчысы Елизавета Чмыхова (1:01.36) килде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте