2021 елгы йөзү буенча Россия чемпионатына старт бирелде

2021 елгы йөзү буенча Россия чемпионатына старт бирелде
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казандагы Су спорт төрләре сараеның бассейнында йөзү буенча Россия чемпионаты старт алды. Анда 580нән артык Россия спортчысы, шулай ук чит илләр — Албания, Ангола, Әфганстан, Беларусь, Гана, Казахстан, Куба, Кыргызстан, Латвия, Нигерия, Пакыстан, Руанда, Төньяк Македония, Таҗикстан, Франция һәм Черногория вәкилләре катнаша.

Ярышлар башланыр алдыннан Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты, FINA бюросы әгъзасы, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Владимир Сальников, йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Сергей Чепик һәм Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев журналистларның сорауларына җавап бирде.

Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников төп милли стартка зур кызыксыну көтелүен билгеләп үтте: “Без көчле көндәшлек күрергә өметләнәбез, нәтиҗәләр бик югары булыр дип уйлыйм. Иманым камил, рекордлар да булачак. Моның туры сайлану туры булуы спортчыларның Олимпия командасына эләгү өчен монда барлык сәләтләрен күрсәтәчәкләренә тәэсир итә. Шулай ук вакытта спортчылар Европа чемпионатына да сайлана. Олимпия уеннарына сайланып алыначак спортчыларның күбесе Будапештта да чыгыш ясаячакларына иманым камил”.

Йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Сергей Чепик якын арадагы айларга куелган планнар турында сөйләде: “Олимпия уеннарына әзерлек июньнән алып, спортчылар эшләрен яңадан башлап җибәргән мәлдән, бар көченә бара. Россия чемпионаты — Олимпия уеннарына илтүче юлның тагын бер этабы. Моннан соң безне Төркиядә җыен, аннары Будапештта Европа чемпионаты, Круглоеда җыен көтә, шуннан соң без вакытка һәм климат зонасына яраклашу өчен, 7 көн Владивостокта булачакбыз. Киләсе 7 көнне Осакада үткәрәчәкбез, аннары Токиога күчәбез. Барысы да планлаштырылган, планнар бозылмас дип өметләнәм. Барысы да план буенча бара”. Сергей Геннадьевич шулай ук спортчыларның физик торышы һәм алдан йөзүләрдәге чыгышлары буенча аңлатма бирде: “2020 елда ярышлар аз булуы сизелә. Алдан йөзүләр шактый нервландырды. Бу спортчыларның эчке халәте белән бәйле. Озак ярышмыйча җаваплы стартка килгәч, үз-үзеңне кулда тоту, техниканы рәткә китерү шактый кыен була. Алга таба барысы да җайлырак узар дип ышанам.

Шулай ук Сергей Чепик олимпиячеләр Будапештта “старт алдын” үти алсыннар өчен, А нормативының Европа чемпионатында да эшләгәне турында хәбәр итте. “Өстенлек Олимпия дистанцияләренә һәм шулай ук Европа ярышларына биреләчәк. Нормативлар без элегрәк керткәннәргә караганда түбәнрәк. Көндәшлек зур булгач, спортчылар үзләре өчен бу “планканы” күтәрәләр”.

Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев республикада йөзү үсеше турында сөйләде: “Татарстан Республикасында йөзүнең популярлыгы 2015 елда үткәрелгән дөнья чемпионатыннан соң нык артты. Кичке вакытта бөтен бассейннар да диярлек шыгрым тулы була. Йөзү буенча Россия чемпионаты үткәрү безнең өчен бик мөһим, чөнки без туган диварлар спортчыларыбызга булышыр дип өметләнәбез. Чемпионатта Татарстан Республикасыннан 45 йөзүче катнаша. Шулай ук алар сайланып алыну нормативын үтәрләр һәм Олимпия җыелма командасы составына керерләр дип тә өметләнәбез”.

Йөзү буенча Россия чемпионаты Казандагы Су спорт төрләре сараенда 3-9 апрель көннәрендә үтә. Керү билетларын Кассир.ру билет операторы сайтында һәм аның Казандагы кассаларында алып була. Онлайн-трансляцияне Бөтенроссия йөзү федерациясе сайтында карап була.

Игътибар! Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, объектка битлек киеп кенә керергә ярый, чара дәвамында да шулай ук битлек кию мәҗбүри. Оештыручылар тамашачылардан социаль дистанцияне саклауны сорыйлар, бу кешеләр бер урын аша утыртылачак трибуналарга да кагыла. Объектка кергәндә температураны тикшерәчәкләр.

Бөтенроссия йөзү федерациясе материаллары буенча