Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты
Дата:

Синхрон йөзү буенча 2021 елгы Россия чемпионатының рәсми бите.

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты 2021 елның 20 – 22 апрель көннәрендә Су спорт төрләре сараенда (С.Хәким урамы, 70 нче йорт) узды. Турнирда илебезнең 15 яшьтән олырак булган 300 дән артык иң көчле спортчылар катнашты. Барлыгы 12 бүләк комплекты уйнатылды.

Турнир хакында

Казан шәһәре синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын алтынчы тапкыр кабул итте, элегрәк ярышлар Татарстан башкаласында 2013201420182019 һәм 2020  елларда үткәрелде.

Чемпионатның максатлары – Россия җыелма командасын формалаштыру өчен иң көчле спортчыларны ачыклау һәм халыкара спорт ярышларында катнашу өчен илнең спорт резервын әзерләү, синхрон йөзүне популярлаштыру.

Чемпионатның өч көнлек программасы үз эченә техник һәм ирекле программалар буенча ярышларны (соло, дуэт, төркем) һәм комби программасы белән акробатик төркемне алды.

Чемпионатны Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, Россиянең синхрон йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасының синхрон йөзү федерациясе оештырды.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 186.21 KB Яналыклар программасы