Андрей Минаков Россия чемпионатында 100 метрны баттерфляй белән йөзүдә “алтын” яулады

Андрей Минаков Россия чемпионатында 100 метрны баттерфляй белән йөзүдә “алтын” яулады
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионатының өченче көне тәмамланды. 100 метрлы араны баттерфляй белән йөзүдә 51.37 нәтиҗәсен күрсәткән Санкт-Петербург спортчысы Андрей Минаков җиңде.

Икенче урынны Татарстан йөзүчесе Егор Куимов (51.67) алды. Көмеш призер былтыр “алтын” яулаган Универсиада белән чагыштырганда, бүген яхшырак нәтиҗә күрсәтүе турында сөйләде. “Ул вакытта 52.0 иде, бүген 51.6. Үземнең иң яхшы вакытыма – 51.16 – бүген җитә алмадым. Тырышачакмын”, – дип билгеләп үтте спортчы. Аның сүзләренә караганда, карантин һәм ярышлар арасындагы тәнәфескә карамастан, хәзер чемпионатта чыгыш ясаучы спортчыларның осталык дәрәҗәләре кимемәгән, киресенчә, кайберләре яңа рекордлар да куя. Шулай да, Егор Куимов сүзләренә караганда, бассейндагы күнекмәләрдән башка җиңел булмаган. “Суны тою – иң мөһиме”, – дип ышана спортчы.

Түбән Новгород өлкәсеннән килгән Олег Костин (51.95) бронза призер булды.

Хатын-кызлар арасында 200 метрны аркада йөзүдә җиңүне Мәскәү кызы Анастасия Кляровская яулады, ул дистанцияне 2:11.81 эчендә үтте.

Көмеш медальгә Башкортстан Республикасы спортчысы Полина Егорова (2:15.10) лаек булды. Пьедесталның өченче баскычын Саратов өлкәсе йөзүчесе Ангелина Никифорова һәм Мәскәү өлкәсеннән килгән Анна Чернышева бүлештеләр. Ике спортчы да 2:15.88 нәтиҗәсен күрсәтте.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте