Казанда 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты

Казанда 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты
Дата:
Казанда 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты рәсми сайты.

Казанда 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 2015 елның 24 нче июленнән 9 нчы августына кадәр узды. Чемпионатны тарихта беренче тапкыр Россия шәһәре кабул итте. Чемпионатны Казанда уздыру турындагы карар 2011 елның 15 нче июлендә Шанхай шәһәрендә (Кытай) узган FINA бюросы утырышында кабул ителде.

Ярышлар спортның алты төре буенча: йөзү, суга сикерү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су полосы, хай-дайвинг буенча узды.

Казанда беренче тапкыр чемпионат программасына яңа дисциплиналар – суга сикерүләрдә һәм синхрон йөзүдә катнаш дуэтлар кертелде. Барлыгы медальләрнең 75 комплекты уйнатылды.

Ярышларны уздыру өчен дүр спорт объекты: “Казан Арена” стадионы, Су спорт төрләре сарае, Су полосы өчен арена, “Казансу” җәлеп ителде. “Буревестник”, “Олимп”, “Акчарлак” ябык йөзү бассейннары, “Олимп” йөзү бассейны Чемпионатның күнегүләр бассейннары буларак җәлеп ителделәр.

Чемпионатның төп мәдәни мәйданы – “Казан Арена” стадионы янында урнашкан ФИНА паркы. Паркта партнерлардан маркетинг активлары һәм махсус мәдәни программа тәкъдим ителде.

Чемпионатның логотибы — Идел һәм Казансу елгалары арасындагы Казан шәһәренең стильләштерелгән чагылышы. Логотип эчендәге 6 силуэт исә Чемпионатта тәкъдим ителгән алты спорт төре. Чемпионат талисманнары итеп Итил (малай) һәм Алсу (кыз) кар баслары сайланган.

Чемпионатның слоганы — “Water of Life” фразасы — “Тере су” һәм “Тереклек суы” дигән ике мәгънәдә бирелә.