“Артек” халыкара балалар үзәге

“Артек” халыкара балалар үзәге
“Артек” халыкара балалар үзәге – Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы карамагында булган федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе.

“Артек” Кырымда, планетаның иң матур урыннарының берсендә – Кара диңгез буенда, данлыклы көньяк яр буе курорты – Ялта шәһәреннән 12 километр ераклыкта, шәһәр тибындагы Гурзуф поселыгында урнашкан һәм 218 га мәйданны били, аларның 102 гектары – парклар зонасы.

“Артек” халыкара балалар үзәге – ул:

  • Россиянең 95 еллык тарихлы эре халыкара балалар үзәге;
  • үсеш алган инфраструктуралы, үз белем бирү технологияләре һәм мәдәни традицияләре булган 9 балалар лагере: “Лазурный”, “Янтарный”, “Хрустальный”, “Морской”, “Речной”, “Озерный”, “Кипарисный”, “Лесной”, “Полевой”;
  • лаборатория комплексы белән җиһазландырылган 1224 урынлык заманча мәктәп;
  • 51 өстәмә белем һәм балалар иҗаты студиясе;
  • зур Россия компанияләре һәм дәүләт корпорацияләре арасыннан 87 тематик партнердан 140 техник, табигать фәннәре, социаль-педагогик, сәнгать, туристик һәм туган якны өйрәнү, физик культура һәм спорт юнәлешләре буенча 140 артык өстәмә белем бирү программалары;

Һәр ел саен балалар үзәгенә бар Россиядән һәм чит илләрдән 43 меңнән артык бала килә. 2017 елдан башлап, ГТО кубогын оту өчен, гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында үткәрелүче “Хезмәткә һәм оборонага әзер” бөтенроссия физик культура һәм спорт комплексы финалына илнең бар төбәкләреннән 660 артык бала җыела.

Артекка юллама белән Фестивальнең муниципаль һәм төбәкара этап җиңүчеләре, Комплексның алтын аерымлык билгеләренә ия булучылар бүләкләнә. Фестиваль программасы үз эченә яшьтәшләр арасында ГТО комплексын җәелдерү буенча проектлар эшләү һәм аларны яклау, иҗади һәм спорт өлешләрен ала.

Сайт: www.artek.org